Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе: Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов TV BRICS ка биргән интервьюсында белдергәнчә, Казанга 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирү Республиканың Россия белән мөселман илләре арасында бәйләүче ролен раслый. Россиядә 20 миллионга якын мөселман яши, шуларның 2 миллионнан артыгы – Татарстанда.
«Бүген Россиядә 20 миллионга якын мөселман яши, шуларның 2 миллионнан артыгы – безнең республикада. Бу Татарстанны һәм аның Меңьеллык башкаласын ислам мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп үзәкләренең берсе итә», – диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашуы Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән әңгәмә өчен төп мәйданчык булырга мөмкинлек бирде. Ел саен 100 дән артык ил вәкилләре «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» форумына җыела, аның программасы сәүдә, ислам финанслары, хәләл-индустрия, инвестицияләр, туризм, мәгариф һәм мәдәниятне үз эченә ала.
«БРИКС составына бүген Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек зур ислам дәүләтләре керүе аеруча мөһим. Алар белән безнең күпьеллык тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Без Индонезия белән хезмәттәшлекне тирәнәйтүне яклыйбыз – безгә бу ил, аның аерым регионнары яхшы таныш», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз