Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе: Ишегалды территорияләрен төзекләндерүне җәй көне тәмамларга кирәк
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча территорияләрне төзекләндерүне җәйге сезонда тәмамларга кирәк. Моңа ТР Хөкүмәте Йортында шимбә киңәшмәсендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибар итте. Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Бу бик мөһим. Җәй көне үк кешеләр үзләренең төзек ишегалларының уңайлы булуын тойсын өчен», — диде ул.
ТР Рәисе искәрткәнчә, 2025 елга программа буенча лимитлар билгеләнгән — бу максатларга 10 млрд сум бүлеп бирелгән.
«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта территорияләрне кабул итү, документация тапшыру һәм 2025 ел программасына әзерлек алып барыла.
Юл эшләре буенча документлар 67 процентка, ишегалларын яктырту буенча 61 процентка, җиһазлар урнаштыру буенча 97 процентка тапшырылган. 25 район документлар тапшыруны тәмамлаган, әмма кайберләре — Нурлат, Тәтеш, Баулы һәм Сарман районнары әлегә бу эшкә керешмәгән. Казан, Питрәч һәм Түбән Кама районнары буенча мәгълүматлар тапшыру дәвам итә.
Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, 809 территориядә төзекләндерү эшләре тәмамланган. 2024 елга барлыгы 835 объект планлаштырылган.
2025 елда Татарстанда 16 районда 675 ишегалдында ремонт көтелә. Исемлек әзерләнде - ул килештерүнең соңгы этабында.
Юл картасы берничә этаптан тора, шул исәптән төзекләндерүнең беренчел схемаларын төзү, ул 6 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш, 27 декабрьгә кадәр халык белән очрашулар үткәрү һәм схемаларны тәкъдим итү каралган. Аннары җиһазлар сатып алу һәм төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләү булачак. Эшләрне тәмамлау срогы 2025 елның март ахырына билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз