Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе икмәк уңышы буенча алдынгы районнарны санап узды
Авыл хезмәтчәннәренең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте. «Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт», – диде.
«Быел 4,5 млн тонна ашлык җыел алынган. Арча, Буа, Тәтеш районнары суктырып алынган икмәк күрсәткече буенча лидерлар булды», – диде Татарстан Рәисе. Алдынгы хуҗалыклардан «Кырлай», «Нарманка», «Чистай», «Игенче», «Вятские зори» агрофирмаларын санап узды.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагына «Татнефть» һәм «Таиф» команияләре ярдәм итүен билгеләп узды. Соңгы биш ел эчендә алар аграрийларны ташламалы бәядән 600 мең тонна дизель ягулыгы белән тәэмин иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз