Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе идарәсендә дәүләт хезмәткәрләренең бүләкләр кабул итә алмавын искәрттеләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эштә бүләкләр кабул итәргә тиеш түгел. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Рәисе Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша искәртте.
«Бәясе өч мең сумга кадәр булган бүләкләр рөхсәт ителгән дигән фикер бар, әмма бу алай түгел. Дәүләт, муниципаль хезмәткәрләргә, бәясенә карамастан, бүләкләр кабул итү тыела. Алар үз вазыйфаи бурычларын үтәгәндә бүләкләр ала алмыйлар. Бу тыю закон белән билгеләнгән», - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, бүләкләрне беркетмә чаралары вакытында гына кабул итәргә мөмкин.
«Нинди суммага кадәр бүләк бирергә мөмкин» кебек сораулар туарга тиеш түгел. Бер генә фикер туарга тиеш – бернинди шартларда да коррупция килешүенә керергә ярамый», – дип өстәде Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – социаль-икътисади мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз