Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе һәм Малайзия Премьеры туры авиаэлемтә ачу мөмкинлеге турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен килгән Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәламләү сүзе башында Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәрләре һәм очрашуларны «җылылык белән» искә алуын билгеләп үтте. Аерым алганда, 2024 елда Куала-Лумпурда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы уңышлы узды.
ТР Рәисе кунакка 2025 елда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында шәхсән катнашуы, шулай ук агымдагы елда форумда Малайзия делегациясенең актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Туризм буенча Россия-Малайзия эш төркеменең 3 нче утырышы, Россия-Малайзия түгәрәк өстәле узды, Малайзия стенды оештырылды.
«Татарстан Россия-Малайзия хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша. Без даими рәвештә делегацияләр белән алмашабыз. Ил короленә (Малайзиянең Югары хакиме һәм Джохор солтаны Ибраһим Исмаилга – иск. Т-и) иң изге теләкләремне җиткерүегезне сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яклар арасындагы хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлеш – сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек. 2024 елда товар әйләнеше яхшы үсеш күрсәтте, әмма хәзерге вакытта өлешчә кимү теркәлгән. 2026 елның беренче кварталына үзара сәүдә күләме якынча 8,8 млн АКШ доллары тәшкил итә.
«Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән төбәк буларак, продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер. Уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Мин монда булуыма бик шат. Путин әфәнденең бу саммитны нәкъ менә Казанда уздырырга карар кылуына шатмын», – дип билгеләп үтте Малайзия Премьер-министры.
Очрашу барышында яклар Казан белән Малайзия арасында туры рейслар ачу мөмкинлеге турында фикер алышты. «Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы Казанны быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан итте. Туры элемтә ярдәмендә Малайзиядән күбрәк туристлар сезнең республиканы күрә алыр иде», - дип ассызыклады Әнвәр Ибраһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз