Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе һәм Катар мәгариф министры IT-өлкәдә хезмәттәшлек турында фикер алышты
Катар — Россиянең Якын Көнчыгышта мөһим һәм ышанычлы партнеры булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарның мәгариф һәм югары белем министры Бусейна Әл-Нуайми белән очрашуда әйтте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Без ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән үзара хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез. Фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туристик өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөһим. Безгә илебез өчен әһәмиятле тармакларда, шул исәптән яшь галимнәр катнашында уртак фәнни тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеген карарга кирәк дип ышанам», — дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Ул ислам диненең мәдәни традицияләрен сакларга һәм ислам фән һәм мәгарифенә сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирә торган Болгар ислам академиясе проектына аерым тукталды.
«Мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләребезне үстерү өчен мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар делегацияләре белән алмашуны оештырырга тәкъдим итәм», — диде ТР Рәисе.
Министр җылы кабул итүләре һәм «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Ачык йөз һәм кунакчыллык өчен, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге өчен рәхмәт. Безнең кайбер студентларыбыз сезнең югары уку йортларында белем ала», — диде ул.
Очрашуда катнашучылар IT-өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге турында фикер алыштылар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз