news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе Гвинея-Бисау Президенты белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президенты Амару Сисоку Эмбало белән очрашты. Очрашу кичә Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Саммитта очрашуыбыз - икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында якыннан белү, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, республика тышкы дөнья белән актив хезмәттәшлек итә һәм үз товарларының 50 процентын экспортлый. «Татарстан Сезнең илгә үз предприятиеләренең продукциясен китереп тору белән кызыксына», - диде ТР Рәисе.

Элегрәк Гвинея-Бисау Президенты 9 Майда Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашу ниятен раслаганы билгеле булды. Очрашу барышында әңгәмәдәшләр Россиягә булачак визиты кысаларында Татарстанга бару мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100