Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе грантлары конкурсының иң популяр 5 юнәлешен атадылар
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирү конкурсында катнашучылар күбесенчә биш төп юнәлеш буенча гариза тапшыра. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге башкарма директоры Светлана Салмина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Зур игътибарга ия булган төп юнәлеш – социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау. Шулай ук гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да игътибар үзәгендә. Татар милли мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәрвакыт беренче өчлеккә керә. Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм гаиләгә, ата-аналарга, балаларга ярдәм итү дә популяр юнәлешләр арасында», – диде ул.
Елдан-ел бу биш категория конкурста иң күп катнашучыларны колачлый, дип искәртте Салмина.
Татарстанда апрель аенда 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирү буенча конкурс игълан ителде, аның гомуми бюджеты 158 миллион сумнан артып китә. Бәйгенең төп максаты гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашучы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итүдән гыйбарәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз