Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе «Геройлар вакыты» федераль программасында остаз булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Президент академиясенең җәйге кампусы» халыкара белем бирү форумында Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты.
Хәзер Россия Герое «Геройлар вакыты» федераль программасының икенче агымында белем ала. Ул республика Рәисеннән остазлык программасы кысаларында уку вакытында үзенең остазы булуны сорады.
Алар Баксиковның Татарстан дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарында стажировка узу мәсьәләләре турында, шулай ук традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту актуальлеге, махсус операция үткәрү чорында яшьләрдә патриотлык хисләрен үстерү турында сөйләште.
Очрашуда РАНХиГС ректоры Алексей Комиссаров та катнашты. Махсус операция катнашучылары һәм ветераннары өчен «Геройлар вакыты» үсеш программасын Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2024 елның 1 мартыннан РАНХиГСның Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тормышка ашыра.
Программаның максаты алга таба хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен махсус операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү. Программада катнашучылар идарә итүнең заманча алымнарын һәм технологияләрен, шулай команда эшенә өйрәнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз