Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Гарәп Әмирлекләре Президентының Казандагы вәкиле белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе Шәех Солтан бән Хәлифә Әл Нахайян белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре үсешендә уңай динамиканы билгеләп үттеләр, бигрәк тә икътисад, мәдәният һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә. Рәис сүзләренчә, Татарстан ике ил арасындагы партнерлыкны ныгытуда актив роль уйный.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2023 елда Казан БГӘ Президенты Мөхәммәд бен Заед Әл Нахайянны БРИКС саммиты кысаларында кабул итте, һәм республика уртак инициативаларны гамәлгә ашыруда Әмирлек ягының даими ярдәмен тоя.
Очрашуда хезмәттәшлекнең гамәли аспектларына — инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә, ислам финанс механизмнарын гамәлгә кертүгә, хәләл индустриядә элемтәләрне киңәйтүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук делегацияләр алмашуның әһәмияте дә билгеләп үтелде: Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, ә Казан белән БГӘ шәһәрләрен туры авиаэлемтә бәйли.
Республика башкаласына визиты кысаларында шәех Солтан төбәкнең сәнәгать, мәгариф һәм мәдәни мөмкинлекләре белән танышырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз