news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе еллык юлламада ресурс үзәкләренең әһәмиятен билгеләде

Кадрлар мәсьәләсе – дәүләт һәм эш белән тәэмин итүчеләр өчен стратегик бурыч. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде һәм ресурс үзәкләренең мөһимлеген билгеләде.

Ул федераль үзәк белән тыгыз хезмәттәшлектә республикада кадрлар әзерләү системасы булдырылганын һәм ул гел камилләштерелеп торуын әйтте.

«Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 18 оешма «Профессионалитет» федераль проектында җиңеп чыкты. Эшче кадрларга заказ биргән профильле предприятиеләрнең турыдан-туры катнашуында ресурс үзәкләре челтәре булдырыла. Аларның саны – 49. Компанияләр укуны оештыруга производствода эшләүче, гамәли тәҗрибәсе булган укытучыларны җәлеп иттеләр», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул 2030 елга тагын 8 үзәк ачылышы ниятләнгәнен әйтте.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, югары белем бирү өлкәсендә кадрлар әзерләүдә алдынгы инженерлык мәктәпләре төп рольне уйный. «Индустриаль партнерлар – предприятиеләр техник биремнәр төзи, практика узу өчен эш урыннары бирә һәм югары белем алып чыккан яшьләрне эшкә урнаштыруны тәэмин итә», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов эшче кадрлар әзерләү, яңадан укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү инфраструктурасын булдыруда эре бизнесның актив катнашуын билгеләп үтте. Әйтик, «СИБУР» корпоратив фәнни-техник үзәге һәм Әлмәт шәһәрендә «Нефть югары мәктәбе»нең халыкара дәрәҗәдәге университет үзәге шул рәвешчә эшчәнлек алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot