Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе «Дуслык» индустриаль-логистика паркы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Яшел Үзән районында «Дуслык» инновацион индустриаль-логистика паркы төзелешен башлап җибәрделәр. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә беренче этапта 2,5 мең, ә соңрак 3,5 мең яңа эш урыны булдырылачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
«Бүген без яңа проект - «Дуслык» индустриаль-логистика паркын эшләтеп җибәрәбез. Аның инде яңа резиденты бар. Муниципалитет һәм республика өчен бу зур инвестицияләр, яңа эш урыннары, үзебезнең продукцияне алу һәм алга этәрү мөмкинлеге. Бу проект уңышлы булырга тиеш дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов төзелешне башлау тантанасында.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, район өчен яңа проект - зур һәм мөһим вакыйга.
«Бу паркта парк булачак, тулы бер экосистема. Биредә эшләргә, медицина хезмәте алырга мөмкин була», - диде ул.
Афанасьев журналистлар белән әңгәмәдә территориянең уникаль булуын билгеләп үтте. Монда балалар үзәкләре була, хезмәткәрләр анда үз балаларын калдырып тора ала. Аның сүзләренчә, проектның концепциясе «заманча һәм кыю». «Бу яшәү һәм эшләү өчен уңайлы территория булачак», - диде район башлыгы.
Проектны гамәлгә ашырганда «экологик, кешегә юнәлтелгән алым кулланыла», дип билгеләп үтте спикер. Ул Татарстан Рәисенә проектны хуплавы һәм инвесторларга муниципаль районга һәм республикага ышаныч өчен рәхмәт әйтте.
Паркның беренче чираты 2024 ел ахырында - 2025 ел башында тапшырыла, ә проектны гамәлгә ашыру тулысынча 2028 елда тәмамлана. Паркның гомуми мәйданы 170 мең кв. метр тәшкил итәчәк, анда коммуникацияләр үткәрелгән корпуслар урнаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз