news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Дәүләт Советына еллык юллама белән 25 сентябрьдә мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Рәисе Дәүләт Советына еллык юллама белән 25 сентябрьдә мөрәҗәгать итәчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисенең республика Дәүләт Советына еллык юлламасы 25 сентябрьдә VII чакырылыш парламентының 13нче утырышында узачак. Чара иртәнге сәгать 10нан Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Бүген парламент президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Татарстан парламенты үз утырышларында республика җитәкчесенең ТР Дәүләт Советына төбәкнең тышкы һәм эчке хәле турында еллык юлламаларын тыңлый. Бу 13нче утырышның бердәнбер мәсьәләсе булачак», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Лилия Маврина

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Депутат өстәп әйткәнчә, ТР Рәисе юлламасы татарстанлылар өчен бик мөһим вакыйга, шуңа күрә теле – һәм радиотрансляцияләү оештырылачак.

Утырышка муниципаль берәмлекләр, сәнәгать предприятиеләре, төрле өлкә учреждениеләре, кече һәм урта бизнес, иҗади интеллигенция, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр вәкилләре чакырылачак. Анда барлыгы 770 кеше, шул исәптән 100 депутат катнашачак.

14 сентябрьдә Татарстан Рәисе сайлауларында Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Аның өчен сайлаучыларның 88,09 проценты тавыш биргән.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

ТР Рәисе вазифасына керешү тантанасында ант биргәннән соң үз вәкаләтләрен үтәүгә керешәчәк. Инаугурация 19 сентябрьдә, шулай ук Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot