Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе БПЛА һөҗүм иткән предприятиеләрне карады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәнәгать зонасында дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булган предприятиеләрне карады. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Рөстәм Миңнехановка зыянның характеры һәм нәтиҗәләрне оператив бетерү өчен күрелә торган чаралар турында хәбәр иттеләр.
Татарстан Рәисе шулай ук Түбән Камадагы күпкатлы йортны карады.
«Бәхетле очраклылык буенча пилотсыз очкыч күтәреп барган снаряд эшләмәгән. Йортта яшәүчеләрнең барысы да оператив рәвештә эвакуацияләнгән, кешеләр вакытлыча урнаштыру пунктларына китерелгән. Аларга кайнар ризык бирелә һәм анда медицина хезмәткәре дежур тора», – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз