news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Бохарада булганнан соң,шәһәрнең рәсми каналы фотолар күрсәтте

Татарстан Рәисе Бохарада булганнан соң,шәһәрнең рәсми каналы фотолар күрсәтте
Фото: t.me/buxorouz_official

Бохараның рәсми Telegram-каналы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә булганнан соң фотолар урнаштырды.

Аерым алганда, фотоларда ТР Рәисенең Бохара тирәсендә, Касри Арифон авылы янында урнашкан, Нәкышбәндинең суфи ордены (тарикате) башлыгы - 1389 елда вафат булган шәех Баһаветдин Нәкышбәндинең мемориаль комплексы белән танышкан мизгелләр сурәтләнгән.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Бохарага эш сәфәре барышында Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән бергә «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеш мәйданчыгында булды. Татарстан Үзбәкстандагы коллегаларына сәнәгать паркын төзү процессында киңәшләр бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot