news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Бөтендөнья Татар конгрессына эшләү формаларын камилләштерергә кушты

Татарстан Рәисе Бөтендөнья Татар конгрессына эшләү формаларын камилләштерергә кушты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья Татар конгрессына милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһимлеген әйтте.

«Ватандашлар белән эшләү, шул исәптән: безнең предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту һәм яшьләр проектларын алга таба үстерү зур игътибар таләп итә. Бу эштә Бөтендөнья Татар конгрессы төп роль уйный. Үзгәрүчән шартларны исәпкә алып, аңа милләттәшләр белән эшләү формаларын камилләштерү мөһим», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot