news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Безне таркату омтылышларына милләтнең бердәмлеге белән җавап бирәбез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында илгә туктаусыз басым шартларында Татарстан күп кенә юнәлешләр буенча көчле мәгълүмати һөҗүмнәргә дучар булуын әйтте.

«Безне куркыту, таркату омтылышларына милләтнең бердәмлеге белән җавап бирәбез. Республика милләтара һәм динара татулык һәм теләктәшлекне саклау һәм ныгыту үрнәге булды һәм булачак», – диде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, туган телләрне һәм милли традицияләрне саклау мөһим булуын ассызыклады. «Традицион дини конфессияләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Республика башкаласында Җәмигъ мәчетен төзү һәм Казан Богородица монастырен алга таба да торгызу, туган тел, мәдәният, традицияләрне саклау турында карарлар кабул ителгән», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул бу юнәлештә зур эшне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә махсус комиссия, Татарстан халыклары ассамблеясе алып барганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100