news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе: Бергә эшләү нәтиҗәсендә Республиканың потенциалын көчәйтәчәкбез

«Бу беренче тапкыр сынау режимында үткәрелгән программа, әмма мин сезне ышандырып әйтә алам: махсус хәрби операциягә бәйле эш – безнең өчен приоритет». Бу хакта КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә «Батырлар. Татарстан геройлары» программасына йомгак ясау чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Уртак эшебез нәтиҗәсендә республиканың потенциалын һәр дәрәҗәдә көчәйтәчәкбез, дип саныйбыз. Сез кайда һәм ничек файдалы була алуыгызны үзегез аңлаячаксыз», - диде Татарстан Рәисе.

Республика дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләү юнәлешендә зур тәҗрибәгә ия, дип билгеләде Миңнеханов.

«Сезнең һәрберегез – фәкать үзегез генә аңлата алган нәрсәләрне җиткерүче үрнәк. Бу эшкә координаторларны җәлеп итү бик дөрес карар булды», - дип өстәде ул.

Исегезгә төшерик, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика проектын башлап җибәрү турында 18 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды – барлыгы 1604 гариза кабул ителде. Гаризаларның күбесе Татарстаннан, әмма шулай ук Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән 104 гариза бирүче дә бар.

Июнь азагында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов «Батырлар. Татарстан геройлары» программасына конкурс сайлап алуы тәмамлану турында хәбәр итте.

Нәтиҗәдә төзелгән рейтинг нигезендә «Батырлар.Татарстан Геройлары» проектының иҗтимагый советы укыту программасына иң яхшы катнашучыларны сайлап алу турында карар кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot