news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе «Авиатор» сәнәгать технопаркында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Авиатор» сәнәгать технопаркында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авиатор» - электроника һәм приборлар төзү өлкәсендә гамәлдәге җитештерүләрне, тикшеренү бүлекчәләрен һәм технологик стартапларны урнаштыру өчен технологик мәйданчык. Анда 2,5 га мәйданда 18 аерым корпус урнашкан.

Бүген технопаркта 7 резидент эшли. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлеге һәм җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты. Күргәзмәдә «Ойл» (транспорт мониторингы өчен җайланмалар җитештерү), «Прайд Тек» (пластмасса кою, пресс-формалар ясау һәм металл эшләнмәләрне механик эшкәртү), «Нитеос» (энергияне нәтиҗәле куллана торган светодиодлы җайланмалар һәм оптика җитештерү), «Карбонтекс» (3D-тукучылык), «Цифрлы технологияләр үзәге» (кою җайланмалары һәм ком формалары ясау), «Акыллы климат системалары» (климат системаларына идарә итүнең электрон җайланмаларын һәм контроллерларын җитештерү) катнаша.

Аннары Татарстан Рәисе контроль-үлчәү техникасы: метеорология җайланмалары һәм газ анализаторлары җитештерү буенча «Техавтоматика» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгын карады. Рөстәм Миңнехановка җитештерү участокларының эше, эшләнмәләрне чыгаруга әзерләү һәм үзебезнең ил компонентларын куллану турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot