news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан Рәисе» атамасы билгеләнгән очракта яңа сайланган затка гына кулланылачак

«Татарстан Рәисе» атамасын яңа сайланган вазифаи затка карата гына куллану тәкъдим ителә.

Бу хакта бүген Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү, шул исәптән республиканың югары вазифаи заты атамасын үзгәртү буенча фикер алышу бара.

«Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы – Глава Республики Татарстан-Татарстан Рәисе» атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аңа Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», - диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100