news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Әниләр көненә багышланган чараларны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кушты

Иртәгә республикада иң җылы һәм ихлас бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртте.

«Ана мәхәббәте – безгә тормышта терәк һәм үз-үзебезгә ышаныч бирә торган олы көч», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, нәкъ менә әниләрнең зирәклеге, аларның тәрбиясе һәм кайгыртуы аша тел, гореф-гадәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр буыннан-буынга тапшырыла.

«Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә Әниләр көненә багышланган чараларны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк», – дип йөкләмә бирде республика җитәкчесе.

Ватанны саклаучыларның әниләре һәм хатыннарына, «Ата-ана батырлыгы» ордены, «Ата-ана даны» ордены медале, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән хатын-кызларга, шулай ук күп балалы аналарга аеруча зур игътибар биреләчәк, диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең һәркем өчен мөһим булуын искәртте һәм барлык әниләргә сәламәтлек, иминлек һәм гаилә җылылыгы теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot