news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы тулай торагындагы ремонтны бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт үткәрелгән Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы тулай торагын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ремонт эшләре гыйнвардан августка кадәр үткәрелгән. Тулай торак бинасы 1970 елда төзелгән. Төзекләндерү нәтиҗәсендә башка шәһәрләрдән килгән студентлар өчен 128 урын булдырылган, җәмәгать туклануы һәм кунакчыллык өлкәсендә эш күнекмәләрен яхшырту өчен уку лабораторияләре һәм остаханәләр тәртипкә китерелгән.

Техникумга 1968 елда нигез салынган. Бүген студентлар икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, логистикада операцион эшчәнлек, товар белеме һәм куллану товарларының сыйфатына экспертиза үткәрү, туризм һәм кунакчыллык, иминият эше һ.б. юнәлешләр буенча белем ала. 56 ел эчендә техникумны 17 мең белгеч тәмамлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot