Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Алабуга районының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы эш нәтиҗәләрен бәяләде
Алабугага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
2025 елның гыйнвар-июнь айларында район предприятиеләре 407,7 млрд сумлык сәнәгать продукциясе озаткан, Алабуга республикада тәэмин итү буенча дүртенче урынны били. Районда 5 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 600 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Бүгенге көндә дүрт авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре барлык мәйданның 74 процентыннан уңышны җыеп бетерде, уртача уңыш гектардан 40 центнер тәшкил итә. Көзге культуралар 4 мең гектарга якын мәйданда чәчеләчәк, әлегә эшләрнең 40 проценты башкарылган.
Авыл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, тулаем республика буенча барлык мәйданның 70 процентыннан уңыш җыелган, 3,45 млн тонна уңыш алынган, 30 процент мәйданга көзге культуралар чәчелгән.
Рөстәм Миңнеханов алабугалыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашуын билгеләп үтте һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген әйтте.
«Илебез тарихында бу чорны лаеклы кичерергә кирәк», - диде ул.
Республика лидеры шулай ук барлык республика программаларын гамәлгә ашыруның дәвам итүен раслады, коммуналь челтәрләрне модернизацияләүнең актуальлеген аерым билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз