news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Җәйге савыктыру ялына 148 мең бала һәм яшүсмер җәлеп ителде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республикада җәйге савыктыру кампаниясенә йомгак ясады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, җәйге савыктыру ялына 148 мең бала һәм яшүсмер, шул исәптән мобилизацияләнгән кешләрнең 2 мең 337 баласы һәм Лисичанскидан 490 бала җәлеп ителгән.

«Бу - зур программа. Минемчә, ул бөтен ил буенча уникаль. Җәйге ялга шулкадәр күп баланы җәлеп итү бик сирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Савыктыру кампаниясе дәвам итә. Хәзер Рубежное шәһәреннән 197 бала Биектау районы лагеренда һәм 48 бала Азнакайда ял итә. Соңрак Лисичанск һәм Рубежноедан тагын 200 баланы кабул итү планлаштырыла.

Татарстанда җәйге ял программасына ТР Яшьләр эшләре министрлыгы кураторлык итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100