news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе администрациясе: Рөстәм Миңнехановның халыкара дәрәҗәсе бик югары

Татарстан Рәисе администрациясе: Рөстәм Миңнехановның халыкара дәрәҗәсе бик югары
Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановның халыкара дәрәҗәсе бик югары. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында БРИКС саммитын Казан шәһәрендә уздыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Үз тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: башка илләрдән югары дәрәҗәле кешеләр Татарстанга килгәч, әлеге дәүләтләр белән хезмәттәшлек кискен үсә. Безнең лидерны таныйлар. Рөстәм Миңнехановның халыкара дәрәҗәсе бик югары», – диде Игорь Савельев.

Ул БРИКС саммиттында катнашкан 16 илнең ислам дөньясы илләре булуын, ә аның өчен Россиядә нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов җавап бирүен дә билгеләп үтте.

«Бу хезмәттәшлеккә шулай ук аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, саммитның 29 делегациясе «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады, анда республикада җитештерелә торган төрле продукция тәкъдим ителде, бу күп кенә чит ил кунакларының игътибарын җәлеп итте», – диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100