news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Сәфәров #ГеройныКочакла акциясендә катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров #ГеройныКочакла акциясенә кушылды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.

Сәфәров ясалма фәһем технологияләре ярдәмендә әтисен – ветеран Әхмәт Сәфәргали улын кочаклаган.

Исегезгә төшерик, элегрәк бу акциядә шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашкан иде. Моннан тыш, Галимова үзеңнең героеңны «кочаклау» өчен инструкция белән видео урнаштырды.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100