news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе администрациясе: БРИКС саммитыннан соң Татарстанның абруе артты

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтүенчә, БРИКС саммитыннан соң Татарстанның халыкара абруе сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында БРИКС саммитын Казан шәһәрендә уздыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәсендә Татарстанга кызыксыну сизелерлек дәрәҗәдә артты. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалардан тыш, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү каралган күпсанлы очрашуларда катнашты. Шуңа күрә без Татарстанның халыкара абруе үсү турында әйтә алабыз», - дип билгеләп үтте Савельев.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыклары белән берничә шәхси очрашу уздырган, алар арасында Серб Республикасы, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан президентлары һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100