news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарында «Татар китабы – 2026» бәйгесе кысаларында очрашулар узды

Татарстан районнарында «Татар китабы – 2026» бәйгесе кысаларында очрашулар узды
Фото: ТР Язучылар берлеге

9 июньдә Азнакай һәм Әлмәт үзәк китапханәләрендә «Татар китабы – 2026» бәйгесе уздырылу уңаеннан Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Ләйсән Миңнуллина, Галимҗан Гыйльманов һәм Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашулар узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан китап нәшрияты ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздыра.

Очрашуларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, каләмдәшләребез Рәмзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Зөлфия Сираиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Марсель Гарипов, Резедә Шәрипова, Фәйрүзә Исмәгыйлева, «Кызыл каурыйлар», «Гөлстан» әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, «Әдәби марафон»да актив катнашучылар, татар теле укытучылары, төбәкчеләр, хакимият вәкилләре һ.б. катнашты.

Ике шәһәрдә узган чарада да сүз «Татар китабы – 2026» бәйгесе уздыру турында гына бармады, мәктәпләрдә балаларга татарча белем бирү, Татарстан китап нәшриятында кулъязмаларны кабул итү һәм бәяләү тәртибе, гомумән татар әдәбиятының бүгенге хәле турындагы зур сөйләшүгә әверелде.

Бәхәсләрдән бераз тын алган арада иҗатчыларга үзенең матур җырларын кабатланмас тавышлы җырчы, композитор Гөлназ Закирова бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot