Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан районнарында татар фатирниклары узачак
«Күрше» фестивале командасы республика районнарында татар фатирниклары оештырачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов белдерде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың шәһәрләрне үстерү институты 12 районда татар фатирниклары үткәрәчәк. Чаралар 13 августтан 18 сентябрьгә кадәр Актаныш, Әлки, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Теләче һәм Ютазы районнарында узачак. Алар «Татарстанда җәй» проекты кысасында үткәреләчәк», – диде ул.
Данил Данилов сүзләренә караганда, фатирниклар караоке форматында уза. «Казаннан чакырылган һәм җирле артистлар татар һәм рус җырларын башкарачак. Теләге булган һәркем аларга кушылып җырлый алачак. Әлеге формат «Күрше» фестиваленең төп идеясен чагылдыра», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз