news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарында 329 миллион сумга 30дан артык фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә

Татарстан районнарында 329 миллион сумга 30дан артык фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның 34 торак пунктында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Эшләрне башкаруга 329,5 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан билгеле булды.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары Балтач, Азнакай, Әлки, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Сарман, Нурлат, Тукай, Ютазы һәм башка районнарда барлыкка киләчәк. Объектларны 2025 елның 1 декабренә кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Төзелешне Россия һәм Татарстан бюджетларыннан финанслаячаклар. Заказчы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

Исегезгә төшерик, фельшер-акушерлык пунктлары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Проект илдә Президент Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot