news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнары терлек азыгы әзерләргә керешкән

Татарстан районнары терлек азыгы әзерләргә керешкән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасының Азнакай, Мөслим, Нурлат һәм Актаныш муниципаль районнарында терлек азыгы әзерләргә керешкәннәр.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге районнарда барысы 620 гектардан артык күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чаптырылган, 2326 тонна сенаж һәм 150 тонна печән әзерләнгән.

Агымдагы елда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 миллион 200 мең тонна сенаж, 3 миллион 660 мең тонна силос, 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бу бер баш шартлы терлекне уртача 40 центнер азык белән тәэмин итәргә җитәр, дип фаразлана.

Министрлык билгеләп узганча, республикада терлек азыгы әзерләү кампаниясен уңышлы уздыру өчен шактый санда авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителә. Кырларда 711 үзйөрешле азык җыю комбайны (шуларның 624е – үзйөрешле), 1500дән артык пресс-җыйгыч, 1317 тагылма һәм асылмалы чапкыч эшләячәк. Бу – куелган бурычларның вакытында һәм сыйфатлы үтәлүенә өметләнергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot