Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан районнары махсус операция зонасына 3,5 миллиард сумлык гуманитар йөк озаткан
Татарстан муниципалитетлары махсус хәрби операция зонасына барлыгы 3,5 миллиард сумлык гуманитар йөк озаткан. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 53нче утырышында шулай дип белдерде.
«Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, анда барлык парламент партияләренең төбәк бүлекләре, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр, республикабыз гражданнары катнаша», - дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Песошин Татарстан төзүчеләре, табиблары, социаль хезмәткәрләре һәм волонтерларының республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә тыныч тормышны яңадан торгызуда актив катнашуын әйтте.
Ул предприятиеләргә, бизнес вәкилләренә, муниципалитетларга, депутатларга һәм республика халкына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә, шулай ук яңа төбәкләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз