news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан радиосында Зөлфәт Хәкимнең романы буенча радиоспектакль була

Татарстан радиосында Зөлфәт Хәкимнең романы буенча радиоспектакль була
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан радиосы зур премьерага әзерләнә. Татарстанның халык язучысы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург һәм автор-башкаручы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы буенча алты серияле өр-яңа радиоспектакль эшләнгән.

«Рольләрне дүрт татар театры актерлары – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрыннан артистлар Ирек Хафизов, Артем Пискунов, Алинә Мөдәррисова, Нуриәхмәт Сафин, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Булат Гатауллин һ.б. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре башкара», – диде «Татар-информ»га Татарстан радиосыннан Раил Садретдинов (Садри).

Радиоспектакль Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән. «Әдипләр йолдызлыгы» циклыннан радиоспектакльләр быел төрле елларда комиссиянең ябык әдәби конкурсында җиңгән әсәрләр буенча ясалачак. Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәре 2022 елда конкурсның «Роман» номинациясендә җиңүгә ирешә һәм киң катлам әдәбият сөючеләр, әдәбият белгечләре тарафыннан югары бәяләнә», – диде Раил Садретдинов (Садри).

Яңа радиоспектакльне Татарстан радиосы эфирында 5 сентябрьдә 13:10 һәм 15:10 сәгатьтә, 6 сентябрьдә 11:10, 13:10, 15:10, 16:10 сәгатьтә тыңарга мөмкин. Радиотыңлаучылардан фикерләр көтеп калалар.

  • Моңа кадәр Татарстан радиосы ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән татар әдәбияты классиклары Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Фатих Хөснинең «Йөзек кашы», Заһир Бигиевнең «Зур гөнаһлар», Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар», Хәниф Хәйруллинның «Киржаклар иле», Вакыйф Нуруллинның «Шинельсез солдатлар», бүгенге язучылар Марат Кәбировның «Җир турында җыр», Рафис Корбанның «Тәүбә көне», Фоат Садриевның «Кайту», Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар», башкорт язучысы Мәрьям Буракаеваның «Сөйгән яр бер була», хикәяләр осталары Фаил Шәфигуллин, Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Ләлә Сабирова әсәрләре буенча радиоспектакльләр әзерләп эфирга тапшырды.

«Шулай итеп, Татарстан радиосы фонды бик күпкә яңарды һәм баеды. Иң мөһиме – алар халыкка хезмәт итә. Туган телебезнең матур аһаңен халыкка җиткерүдә, радиотыңлаучыларны рухи яктан баетуда, татар әдәбиятының бай дөньясына якынайтуда ифрат зур роль уйный», – диде Раил Садретдинов (Садри).

news_right_1
news_right_2
news_bot