news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан радиосында «Татар радиоуниверситеты» тапшыруы чыга башлый

Татарстан радиосында «Татар радиоуниверситеты» тапшыруы чыга башлый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан радиосында фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән өр-яңа «Татар радиоуниверситеты» тапшыруы әзерләнә. Аның беренче чыгарылышын иртәгә 13.10 минутта тыңларга мөмкин.

«Соңгы дистә елда халык арасында: «Татар теле – фән теле түгел» дигән ялгыш караш киң таралды. Ләкин шул ук вакытта татар телен камил белгән бер буын яшь галимнәр үсеп җитте. «Татар радиоуниверситеты» проекты Сезне алар белән янә бер очраштырырга булды, чөнки моңа кадәр без инде Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Фәнсөярләр клубы» дигән тапшырулар циклы эшләгән идек», - диде «Татар-информ»га тапшыруның авторы, журналист Раил Садри.

Аның әйтүенчә, әлеге тапшыру киң катлам радиотыңлаучылар өчен дә файдалы булачак. «Чөнки тормышыбызны фән, фәнни алгарыштан, яңа технологияләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел», – ди ул.

Журналист Раил Садри белән беррәттән тапшыруны Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе укучылары – Самат Фәтхуллин, Зәринә Муллахмәтова, Кәрим Кашапов та алып барачак.

Фәнни-популяр тапшыруда катнашу өчен студиягә фәннең төрле юнәлешләрендә эшләүче татар телен камил белгән һәм үз тикшеренүләре, кызыксынулары, фәнни ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр чакырылачак. «Бигрәк тә яшь галимнәр игътибар үзәгендә булачак», - дип билгеләп үтте Раил Садри.

«Татар радиоуниверситеты»нда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәчәкбез. Беренче тапшыруларны анатомия, кеше сәламәтлеге өлкәсенә багышларга булдык. Йөрәк-кан тамырлары системасы турында сөйләшү өчен студиябезгә бүген әлеге өлкәдә ныклы тикшеренүләр үткәрүче яшь галим – Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты мөгаллиме Айзирәк Садыйковны чакырдык», - диде тапшыруның авторы.

Тапшыруны эфирдан тыш «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында, Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә һәм «Татарстан радиосы»ның телеграм-каналында тыңлап була.

«Тапшыруны тыңлаучылар да үз фикер, теләк-тәкъдимнәрен җиткерсәләр, бик шат булыр идек», - дигән теләген җиткерде Раил Садри.

  • Тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100