news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» радиосында Муса Җәлил атналыгы башланды

Атналык дәвамында Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган тапшырулар тәкъдим ителәчәк.

«Татарстан» радиосында Муса Җәлил атналыгы башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Шул уңайдан «Татарстан» радиосы Җәлил атналыгын игълан итә.

Атналык күренекле композитор Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына иҗат ителгән «Алтынчәч» операсы язмасы белән башлана. Бу — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының алдынгы артистлары катнашында 1993 елда язылган тарихи язма.

«Көндәлек эфирда „Алтынчәч“ операсының кайбер фрагментлары гына кулланылса, бүген (11.10 һәм 15.10 сәгатьтә) радиотыңлаучылар аны тулы вариантта тыңлый ала. 16 февраль көнне 18.25 сәгатьтә Нәҗип Җиһановның тагын бер мәшһүр әсәре — „Җәлил“ операсыннан фрагментлар тәкъдим ителәчәк», — диде «Татарстан» радиосы алып баручысы Раил Садри.

Муса Җәлилнең татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше турындагы тапшыру 20 февральдә 8 сәгать10 минутта эфирга чыга. Җәлил шигырьләренә төрле елларда, төрле композиторлар тарафыннан иҗат ителгән җырларны 19, 20 февраль көнне ишетергә мөмкин.

Муса Җәлил шигырьләреннән төзелгән һәм аның көрәштәш дуслары шагыйрь батырлыгы турында сөйләгән радиокомпозицияләрне, бу теманы җентекләп өйрәнгән әдипләр, язучылар белән очрашуларны атналык дәвамында «Татарстан дулкынында» программасында (13.10 сәгатьтә) тыңлап булачак.

«Радиобыз фондында Муса Җәлилне күргән, аның белән якыннан аралашкан кешеләрнең истәлекләре, тавышлары саклана. Шундый сирәк һәм бәһасез язмаларга күзәтүне якшәмбе тыңларга мөмкин. Атналыкны йомгаклап, шимбә һәм якшәмбе көнне эфирда Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллинның „Моңлы бер җыр“ спектакленең радиоварианты яңгыраячак», — диде Раил Садри.

«Татарстан» радиосы моңа кадәр композитор Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, җырчы Фәридә Кудашева, шагыйрь Хәсән Туфан, Һади Такташ, язучы Гомәр Бәширов атналыклары үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100