news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан радиосында Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» хикәясе буенча радиоспектакль була

Татарстан радиосында Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» хикәясе буенча радиоспектакль була
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан радиосында язучы Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» хикәясе буенча эшләнгән яңа радиоспектакль тәкъдим ителә. Аны Татарстан радиосыннан 25 октябрьдә 15:10 сәгатьтә тыңларга мөмкин.

Проект барышында моңа кадәр классик, заманча әсәрләргә мөрәҗәгать ителгән булса, 2025 елда инсценировка авторлары хикәя жанрына тукталырга булган.

«Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» хикәясе шактый четерекле, моңа кадәр артык күпертелмәгән темага багышланган булуы белән җәлеп итте. Әсәрнең төп герое Зилә дигән кечкенә кыз дислексия белән авырый. Шуңа ул яшьтәшләреннән аерылып тора. Үз хикәясендә автор мондый балаларга мөнәсәбәтнең ничек булырга тиешлеге турында уйлана. Сүз уңаеннан, радиоспектакль алдыннан, 13:10 минутта «Татарстан дулкынында» программасында автор Ландыш Әбүдарова белән әңгәмә тәкъдим ителәчәк», – диде «Татар-информ»га инсценировка авторы Раил Садретдинов (Садри).

«Пимадур» радиоспектаклендә рольләрне Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Алинә Мөдәррисова, Татарстан радиосы мөхәррире Ания Гыйбадуллина башкарачак. Режиссеры – Рамил Һидиятулла.

Татарстан дәүләт радиосы телләр комиссиясе ярдәме белән быел «Әдипләр йолдызлыгы» циклыннан татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Тауларга карап», Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак», Ләбиб Леронның «Ир хакы», Мәрьям Буракаеваның «Сөйгән яр бер була» әсәрләре буенча радиоспектакльләр эшләп чыгарды.

«Дүрт ел дәвамында радио фонотекасы ике дистәдән артык яңа әсәр белән баеды. Алар әледән-әле эфирга тапшырылып тора, социаль челтәрләргә урнаштырыла. Радиотыңлаучылардан кабул итеп алынган фикерләр бу форматка ихтыяҗны күрсәтә», – диде Раил Садретдинов.

  • Радиоспектакль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot