news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан» радиосында Ләбиб Лерон әсәре буенча «Ир хакы» радиоспектакле премьерасы була

«Татарстан» радиосында Ләбиб Лерон әсәре буенча «Ир хакы» радиоспектакле премьерасы була
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан» радиосында премьера көтелә. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, журналист Ләбиб Лерон әсәре буенча «Ир хакы» дигән яңа радиоспектакльнең премьерасы була. Ул шушы атнаның шимбәсендә, 28 июньдә, 15:10 сәгатьтә эфирга чыга.

«Тормышта булган хәлләргә нигезләнеп язылган гыйбрәтле кыйсса. Анда ир хакын хаклап яшәүче тугрылыклы хатын һәм гаилә җылысының кадерен белмәүче хыянәтчел, көнчел ир арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Ахыры фаҗига белән тәмамлана», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га журналист, алып баручы Раил Садри.

Аның әйтүенчә, төп рольләрне күренекле артистлар – Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗан, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова һәм Ирек Хафизов башкара. Сценарий авторы – Марат Кәбиров, режиссеры – Рамил Һидяитулла.

  • Радиоспектакль ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot