Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан» радиосы «Күрше хакы» дип исемләнгән өр-яңа проект башлый
«Татарстан» радиосында «Күрше хакы» дип исемләнгән өр-яңа тапшырулар циклы башланып китә. Беренче тапшыру бүген - 24 февральдә 13 сәгать 12 минутта эфирга чыга.
«Тапшыру ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Быел барлыгы 12 тапшыру әзерләп эфирга тапшыру планлаштырыла», дип хәбәр итә аның авторы Раил Садретдинов.
«Күрше хакы» дип аталган яңа проектның каһарманнары – үз телләре белән беррәттән татарча да белгән, сөйләшкән башка милләт вәкилләре һәм гаиләләре.
«Татарстан халыклары элек-электән бер-берсен аңлап, дус-тату яшәү белән аерылып торды. Безнең тирә-юнебездә кечкенәдән үз теле белән беррәттән күршесенең телен белеп, аны хөрмәтләп яшәгән татар, рус, чуваш, удмурт, мари һ.б. милләт вәкилләре бар. Татарлар: «Күрше хакы – тәңре хакы» диләр, ягъни күрше хакы – Тәңре, Ходай хакы белән тиңләштерелгән. Күршеңнең телен, гореф-гадәтләрен белү – иң зур хөрмәт билгесе дип санала», ди тапшыруның авторы.
Татар телендә әзерләнә торган тапшыруда кызыклы формада Татарстан җирендә яшәгән халыкларның мәдәнияте, көн-күреше, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, аш-суы турында сөйләнәчәк.
Беренче чыгарылыш Әгерҗе районының Кырынды авылыннан әзерләнгән. Бик борынгыдан әлеге авылда татарлар, руслар, удмуртлар һ.б. милләт вәкилләре дус-тату булып, бер-берсенең телен белеп яши. Беренче тапшыруның төп каһарманы – рус кызы Любовь Витальевна Кузнецова-Новгородцева. Ул 37 елдан артык укытучы булып эшләгән, шуның 25 елын рус авылында татар телен укыткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз