news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан» радиосы үз тыңлаучыларына «Акбай һәм Тәмлетамак» циклын тәкъдим итә

Спектакльләрне 2, 3, 4, 6 гыйнвар көннәрендә 10.10 һәм 11.25 минутларда тыңларга мөмкин.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа ел ялларында «Татарстан» радиосы аша Туфан Миңнуллинның Акбай маҗараларын тыңларга мөмкин булачак.

«Радиотыңлаучыларыбыз күңеленә хуш килерлек яңалык — Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның Камал театрында куелган „Акбай һәм Тәмлетамак“ циклыннан барлык 4 спектакль эфирга тапшырылачак», дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов.

«Күпме буын татар балалары Акбай маҗаралары белән тәрбияләнде. Быел без бу традицияне яңартып җибәрергә булдык. Спектакльләрне 2, 3, 4, 6 гыйнвар көннәрендә 10.10 һәм 11.25 минутларда тыңларга мөмкин», — ди ул.

«Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай, Тәмлетамак һәм эт-бүреләр», «Акбай нигә күңелсез?» спектакльләре 1999 елда Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына язып алынган.

Бәйрәм көннәрендә «Татарстан» радиосының тапшырулар челтәрендә башка әдәби-драматик тапшыруларга, әдәби-музыкаль композицияләргә дә зур урын бирелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot