news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан радиосы Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлап шигъри радиоспектакль куя

7 майда Татарстан радиосында Татарстанның халык артисты, җырчы Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлап, халык шагыйре Ренат Харисның «Җырчы Рәшит Ваһапов» исемле поэмасы буенча шигъри радиоспектакльнең премьерасы була.

«Татарстанның халык артисты, бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел. Бу арада ул башкарган әсәрләр яңгырый, аның иҗатына багышланган тапшырулар эфирга чыга. Шушы юбилейны котлап, Татарстан радиосы үзенең тыңлаучыларына затлы бүләк әзерләде. Халык шагыйре Ренат Харисның «Җырчы Рәшит Ваһапов» исемле поэмасы буенча шигъри радиоспектакльнең премьерасы 7 майда, ягьни җырчының туган көнендә, 15 сәгать 10 минутта башланып китә. Икенче өлеше исә – 16 сәгать 10 минутта», - диде «Татар-информ»га Татарстан радиосы шеф-мөхәррире Нәсим Акмал.

Рольләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары - Дания Нурлы һәм Илдус Әхмәтҗан, актер, «Тантана», Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Артем Пискунов башкара.

  • Ваһапов Рәшит Ваһап улы – 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе Актук авылында туа. Түбән Новгород педагогика техникумын (1926), Мәскәү музыка училищесен (1938) тәмамлый. 1941–1962 елларда Татар филармониясе солисты. 1940–1950 елларда татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. Халыкта зур популярлык казана. 1962 елның 14 декабрендә Казанда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100