news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара

Татарстан радиосы Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль эшләгән.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән чираттагы радиоспектакль 29 гыйнвар көнне эфирга чыгачак», дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов.

«Йөзек кашы» радиоспектакленең беренче сериясе 13.10 минутта, икенче сериясе – 15.10 минутта һәм өченче сериясе – 16.10 минутта яңгыраячак.

3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә. Радиоспектакльнең әдәби консультанты, әдәбият галиме Фоат Галимуллин премьера алды тапшыруында бу әсәрнең популярлыгы серен аңлаткан.

«Фатих Хөсни үзе дә фронтка барып кайта. Ибраһим Гази белән фронт газетасын чыгаруда катнаша. 3-4 ай ут эчендә йөреп, андагы фаҗигане күрә. Тылдагы халыкның да җиңү өчен тырышып эшләгәнен, шушы шартларда сугыш хәл-әхвәлләрен дә эченә алган, ниндидер бер өмет тудырган әсәр кирәк була. Һәм Фатих Хөсни шушы әсәрне язарга утыра», дип аңлаткан Фоат Галимуллин.

«Әсәрнең иң зур уңышы – ул Айдар образы, аның холык-фигыле һәм шуны сурәтләп биргән Фатих абыйның осталыгында. Гореф-гадәтләрне тасвирлау мавыктыргыч, үзе артыннан ияртеп бара», - дип сөйләгән ул.

«Бу радиоспектакльне эшли башлаган вакытта әсәрне табып уку мөмкинлекләрен тикшердек. Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә аның бары тик рус телендәге версиясе генә сатыла булып чыкты. Милли китапханәдә әсәрне абонемент аша, өйгә алып уку мөмкинлеге дә юк икән. Димәк, әсәрне халыкка якынайту юлында без дөрес юнәлештә икәнлегебезне аңладык», диде радиоспектакльнең инсценировка авторы, журналист Раил Садретдинов.

«Атаклы әсәрне инсценировкалау «Йөзек кашы»н тагын да популярлаштырып җибәрер дип уйлыйбыз. Бу фикерне Фатих Хөснинең нәсел дәвамчылары да хуплады. Радиоспектакль үзенчәлекле килеп чыкты. Радио режиссеры Рамил Һидиятулла тарафыннан төрле тавыш эффектлары, музыкаль бизәлештә Татарстан радиосы фондыннан шул чор рухын чагылдырган халык көйләрен куллану ягыннан аны радиофильм итә,» – диде ул.

  • Радиоспектакльнең режиссеры – Рамил Һидиятулла. Төп Айдар ролендә – Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, аның сөйгәне, Вәсилә ролендә – Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты Алинә Мөдәррисова булачак. Рольләрдә: Россиянең атказанган артистлары – Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Тинчурин театры артистлары – Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова, актерлар Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов һәм Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100