Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан радиосы Дагстанда үткән «Голос Евразии» фестивалендә гран-при яулап кайтты
Татарстан радиосы Дагстанда үткән «Голос Евразии» фестивалендә гран-при яулап кайтты. Татарстан радиосы журналисты Нәсим Акмал Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышлап әзерләнгән тапшырулар циклы өчен фестивальнең иң зур призын кабул итеп алды.
Фестиваль 2-5 август көннәрендә Махачкала шәһәрендә үтте. Быел ул Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган иде.
Фестиваль кысаларында радио һәм телевидение тапшыруларына конкурс оештырылды. Татарстан радиосы конкурста Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» дигән билгеле әсәренә нигезләнеп эшләнгән тапшыру белән катнашты. Тапшыруның авторы – журналист Нәсим Акмал.
Фестиваль кысаларында журналистлар өчен осталык дәресләре үтте. Моннан тыш фестиваль кунаклары мәшһүр шагыйрьнең туган авылында, аның туып-үскән җирләре буйлап экскурсиядә булдылар.
Нәсим Акмал Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» китабының беренче өлешен татарчага тәрҗемә итүче дә. Китап тиздән Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында дөнья күрәчәк.
Тапшыруны сылтама буенча тыңларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз