news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан» радиосы 2022 елны мәшһүр шәхесләргә багышланган тапшырулар белән башлый

Гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче шәхесләргә багышланган тапшыруларны 8.10, 10.10, 11.10, 13.10 һәм 15.10 минутларда тыңларга була.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татарстан» радиосы 2022 елны гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче шәхесләргә багышланган тапшырулар белән башлап җибәрә.

«Яңа ел бәйрәме көннәрендә Татарстан радиосы эфирында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Зөлфәт, күренекле язучы Айдар Хәлим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова иҗатларына зур игътибар биреләчәк», — дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә «Татарстан» радиосы тапшыруларын 8.10, 10.10, 11.10, 13.10 һәм 15.10 минутта тыңларга була.

Әйтик, 1 гыйнварда 10.10 минутта 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче күренекле актер Әсхәт Хисмәт белән «Кызыклы очрашулар кунакханәсе» тапшыруы эфирга чыкса, 11.10 минутта аның башкаруындагы җырлардан төзелгән концерт булачак. Ә инде 13.10 минутта эфир дулкыннары аша Айдар Хәлим белән очрашу көтелә, 15.10 минутта аның хикәяләрен тыңларга мөмкин.

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булды. Татарстан радиосы ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан үткәрелгән барлык зур чараларны яздырып, тыңлаучыларга тәкъдим итеп барды. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрне истә тотып һәм әлеге тематик елга йомгак ясау йөзеннән, 31 декабрь көнне радиотыңлаучылар 2021 елның февралендә үткән «Татар сүзе» Халыкара конкурсы язмасын һәм 5 гыйнварда шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышланган кичәнең язмасын кабатлап ишетә алачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot