news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МЧС: Радио һәм телеканаллардагы һава тревогасы турында хәбәр - ялган

Бүген Татарстанда кайбер радиостанцияләр һәм телеканаллар эфирында һавадан куркыныч янау турында ялган хәбәр чыкты. Радио- һәм телеканалларның тапшыруларын бүлеп сирена тавышы яңгырый башлый һәм һавадан ракета һөҗүме хакында игълан ителә, халыкка ышык урыннарга качарга киңәш ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белдерүенчә, бу – фейк, ягъни ялган хәбәр.

Бүген Мәскәүдә һәм башка кайбер шәһәрләрдә дә радио һәм телевидениедә һавадан куркыныч янау турында хәбәр чыкты. Бу серверларга чит кешеләрнең законсыз рәвештә керүе – хакерлык ысулы белән башкарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot