news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рәссамы Екатеринбург сәнгате белгечләренең игътибарын җәлеп иткән

Рәссам Альфред Шәймәрдановың картинасы Екатеринбургта наив сәнгать күргәзмәсенең афишасына куелды.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 18 ноябрь көнне Екатеринбургның сынлы сәнгать музеенда наив сәнгать музееның беренче күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ачылышы уңаеннан әзерләнгән афишада Казан рәссамы Альфред Шәймәрдановның картинасы урнаштырылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә наив рәсем сәнгате жанрында иҗат итүче Альфред Шәймәрданов хәбәр итте.

“Фәрештәләр һәм Җирдә яшәүчеләр. Наив сәнгать музееның сайланма әсәрләре” дигән күргәзмә ачылышына Казаннан сәнгать белгече Динә Әхтәмова белән бергә катнаштык, - ди Альфред Шәймәрданов. - Наив сәнгать музееның күргәзмәсе эшли башлавы Екатеринбург өчен генә түгел, Россия күләмендә зур вакыйга. Минем картиналар Россия шәһәрләрендә оештырылган күргәзмәләрдә еш куела. Шулай да әлеге проектка катнашырга чакырганнарына бик куандым. Димәк, Татарстан рәссамнарын таныйлар, безгә игътибар итәләр дигән сүз. Әсәрләремдә үз илемнең, халкымның тарихын символлар, образлар аша иҗат итәм. Екатеринбург сәнгать белгечләре бәлкем шуңа игътибар иткәндер. Мин төрле билгеләр аша бүгенге хәлебезне киндергә төшерәм. Иҗатка акча өчен килмәдем. Рәссам дигән олуг исемгә лаек булыр өчен шимбә яки якшәмбе көннәрендә генә пумала тотып утыру җитми. Көн саен даими рәвештә үз максатыңа барырга кирәк”.

Белешмә: Альфред Шәймәрданов Саба районының Сабабаш авылында дөньяга килә. Ул Казахстанда үсә, биредә белем ала. 1988 елда Ленинград киноинженерлар институтын тәмамлаганнан соң, 3 ел Казан кинохроника студиясендә эшли. Альфред Шәймәрданов рәсем сәнгатенә 32 яшендә килә. Үз фикерләрен, эчке кичерешләрен киндергә төшерә башлый. 20 елдан артык наив рәсем жанрында иҗат итә. “Наив” сүзе инглизләрдән кергән, ул - беркатлы, примитив сәнгать дигәнне аңлата. Татарстанда бу юнәлештә иҗат итүчеләр юк дәрәҗәсендә.

Наив сәнгатьне ХХ гасырда барлыкка килгән дип әйтергә күнеккәнбез, әмма мәгарәләрдә сакланган, борынгы кешеләр ясаган хайван сурәтләре моның алай түгеллеген раслый кебек. Сакраль, символик мәгънәләрне җиткерә алган әлеге сурәтләр халыкны башкача фикерләргә, матурлыкны күңел аша тоярга өйрәтә. Альфред Шәймәрданов картиналары - моңа ачык мисал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100