news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан рәссамнары Әтәч елына багышланган күргәзмә ача

Казанның Горький мемориаль музеенда танылган рәссамнарның һәм карикатуристларның Яңа елга багышланган күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

 (Казан, 16 декабрь, "Татар-информ") Татарстан рәссамнары якынлашып килүче Яңа ел алдыннан Казанда 2017 елның символы – Әтәчкә багышланган күргәзмә ача. Рәссамнар әтәчне һәм аның яшәгән даирәсен ничек күзаллаганны А.М.Горький мемориаль музеендагы күргәзмәдә күреп булачак. Күргәзмә 21 декабрьдә ачылачак, һәм киләсе елның 24 гыйнварына кадәр эшләячәк, дип хәбәр итәләр БДБ Рәссамнар һөнәри берлегенең Казан бүлегеннән.

Экспозициядә Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов, Лада Аюдаг, Регина Якупова, Фиринат Халиков, Илгиз Ханов, Фәиз Камалов, Гөлчәчәк Әхмәтсалихова, Павел Тимофеев, Евгений Канев, Гөлзирә Бекташева, Рәхимҗан Аббазов, Вреж Кирокасян, Әсхәт Макраев, Светлана Тимофеева, Татьяна Гнездилова һәм Вероника Мозафарова хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Рәссамнар берлеге карикатуристлары Вячеслав Бибишев,  Илдус Әҗемов,  Илдар Нәфиев, Иза Сәйдәшева, Владимир Тихонов та үзләренең күңелле рәсемнәрен күргәзмәгә куячак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot