Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан рәссамнары Петербургта борынгы сәүдәгәрләр шәһәре турында күргәзмә әзерли
Күргәзмәдә йөздән артык эш тәкъдим ителә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге бер катлы йортлары белән борынгы сәүдәгәрләр шәһәре турында «Борынгы Чистай. Яңарыш» сәнгать-күргәзмә проектын тәкъдим итә.
Проект Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург милләтләр йорты ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте.
Проектның максаты - борынгы шәһәрнең тарихи хәтерен һәм архитектура образын сынлы сәнгать чаралары белән саклау.
2021 елның 3 маенда борынгы, сәүдәгәрләр шәһәре булган Чистайда Россиянең 16 төбәгеннән танылган егермедән артык, шулай ук Татарстаннан да егермедән артык рәссам җыелды.
Рәссамнар 14 көн дәвамында иске, революциягә кадәрге биналарны, зур тарихлы шәһәрнең истәлекле урыннарын, шулай ук районның матур почмакларын язды. 100дән артык картинадан торган күргәзмә оештырылды. Күргәзмә 17 майда Чистайның ике музей мәйданчыгында һәм «Чистай» мәдәни үзәгендә ачылды. Аннан күргәзмә Казан шәһәрендә бер ай дәвамында М.Горький һәм Ф.Шаляпин әдәби-мемориаль музеенда узды. Алга таба истәлекле проектны Татарстанның башка шәһәрләре - Чаллы һәм Түбән Кама кабул итте.
Хәзер «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсен Санкт-Петербургта көтәләр. Чара 2021 елның 24 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Моховая ур., 15, «А» адресы буенча уза
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз