news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рәссамнары Мәскәүдә сәнгать фестивалендә катнашачак

V Мәскәү халыкара беркатлы (наив) сәнгать фестивале Хәзерге сәнгать музеенда үтәчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). 2 февральдә Мәскәүнең сәнгать музеенда V Мәскәү халыкара беркатлы сәнгать фестивале - “Фестнаив” башланачак. Фестивальдә Татарстаннан беркатлы (наив) сәнгать вәкилләре Альфрид Шәймәрданов, Виктор Тимофеев, Рәшит Төхвәтуллин һәм Сергей Максимов катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты матбугат хезмәте.

Фестивальдә беркатлы сәнгать турында Мәскәү хәзерге сәнгать музее фондыннан, Рус беркатлы сәнгать музее һәм башкалардан алынган 400 дән артык әсәр сөйләячәк.

Фестивальдә XIX – XX гасыр беркатлы сәнгать классиклары (А. Руссо, Н. Пиросмани, П. Леонов, Й. Генералич һәм башка хорват сәнгать вәкилләре), ХХ йөз башы рус авангарды вәкиләре (К. Малевич, Д. Бурлюк, М. Ларионов, Н. Гончарова, Р. Фальк һ.б. ), концептуалчылар (И. Кабаков, С. Ануфриев һ.б.) әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

“Фестнаив” Россия беркатлы сәнгать дөньясында үзәк һәм иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып санала. Аның быелы темасы – “Тынычлык булдыру” (рус. “Сотворение мира”).

Фестиваль 2017 елның 1 маенда тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100