news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан рәссамнары 78 елдан соң Горький музеена Тукай темасын кайтарды

Горький һәм Шаляпин музеенда «Тукай шигърияте аша туган ил образы» дип аталган күргәзмә ачылды.

Татарстан рәссамнары 78 елдан соң Горький музеена Тукай темасын кайтарды
Владимир Васильев

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Тукай музее ачу темасы Горький музееннан башланган һәм 78 елдан соң Тукай темасы кабат бирегә әйләнеп кайтты.

«Татарстан рәссамнарының Тукай темасына багышланган күргәзмәсенең безнең музейда узуы символик мәгънәгә ия һәм моның үз закончалыгы бар», — диде Горький һәм Шаляпин музее мөдире Марианна Гаврилова «Тукай шигърияте аша туган ил образы» дип аталган күргәзмә ачылу тантанасында.

«Күпләр белми — Тукай темасы безнең музей эчендә туган. 1943 елда Тукай иҗаты буенча безнең музей хезмәткәрләре дә катнашкан эзләнүләр нәтиҗәсе булган күргәзмә Горкий музеенда ачылган», дип дәвам итте ул.

Музей архивында күренекле татар язучысы Ибраһим Газиның Горький музее директоры Мария Елизаровага язган хаты саклана. «Син — рус хатыны — Тукай күргәзмәсен оештыруга ирешә алдың. Аны музейга әйләндерсәң яхшы булыр иде», дип язган ул.

1971 елда Кырлайда Тукай музее Горький музее катнашында оештырыла һәм 1976 елга кадәр аның филиалы да булып тора. «Бүгенге күргәзмә — шушы искиткеч традициянең дәвамы», — диде Марианна Гаврилова горурлык белән. 

Халык рәссамы Виктор Аршинов Горький һәм Шаляпин музее җитәкчелегенә Россия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге исеменнән әлеге залда күргәзмә ясау мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Безнең күргәзмәбез Горькийның замандашына — Тукайга багышланган», — диде ул.

«Без һәр биш ел саен Тукайга багышланган күргәзмәләр ясыйбыз. Быел Казандагы һәм Кырлайдагы Тукай музейларында күргәзмә әзерләдек», — дип санап үтте рәссам.

«1943 елда шундый күргәзмә ясалган булуын белү миңа шок булды. Нинди генә хәлләргә карамастан ил яши. Сәнгатькә игътибар бар», — диде күргәзмәнең кураторы булган күренекле рәссам Фәрит Вәлиуллин.

«Бу күргәзмә — зур вакыйга. Искиткеч зал», — дип соклануын белдерде танылган скульптор Рөстәм Габбасов. Ул биредә үзенең персональ күргәзмәсен дә оештырырга кызыгуын әйтте.

Экспозициягә алтмышлап эш — сынлы сәнгать, графика, скультура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре куелган. Авторлар — республиканың төрле районнарында яшәгән билгеле рәссамнар.

Күргәзмәгә рәссамнар Виктор Аршинов, Рөстәм Шәмсутов, Фәрит Якупов, Ксения Зубкова, Сәгыйдә Сираҗиева, Фәрит Вәлиуллин, Елена Баймяшкина, Озад Хәбибуллин, Илнур Сираҗиев, Мәдияр Хаҗиев, Земфира Бикташева һәм башкаларның төрле техникада башкарылган эшләре куелган.


news_right_1
news_right_2
news_bot