news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рәсмиләштерелгән ипотека кредитлары саны буенча РФ төбәкләре өчлегенә керде

Рәсмиләштерелгән ипотека кредитларының 6 проценты Татарстан өлешенә туры килә.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан рәсмиләштерелгән ипотека кредитларының саны буенча РФ төбәкләре өчлегенә керде. Бу хакта Росреестр аналитиклары хәбәр итә. Белгечләр һәр төбәк арасында ипотеканың булу-булмавы турында 300 мең язмадан торган базага анализ ясаган.

«2020 елда ипотека рәсмиләштерү буенча Мәскәү (29 процент) — беренче, Санкт-Петербург (11 процент) икенче урынны били», - дип искәртә аналитиклар.

Рәсмиләштерелгән ипотека кредитларының 6 проценты Татарстан өлешенә туры килә.

Аналитик Алексей Шайхов сүзләренчә, ипотека базарының күләме якын киләчәктә 25 процентка һәм аннан да күбрәккә артырга мөмкин.

«Нигездә, бу Үзәк Банкның төп ставканы сизелерлек киметүе һәм тукталырга җыенмавы белән бәйле. Без аның алга таба да кимүен көтәбез, шулай ук ипотека бәясенә йогынты ясарга мөмкин булган факторларны да (эскроу-счетлар кертү һәм төзелеш компанияләренең проект финанславына күчүе) исәпкә алабыз», - диде Шайхов.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты нигезендә, ипотека буенча ставка еллык 7,9 процентка кадәр кимергә, шул ук вакытта 2024 елда беренчел базарда торак сатып алу өчен бирелә торган кредитларның саны 1,13 миллионга җитәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100